ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2005 ел
шимбә
26 ноябрьдә Красноярскида "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең VI съездында Югары советының яңа составы расланды. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев яңадан Югары совет рәисе урынбасары вазифасына сайланган.

25
ноябрь, 2005 ел
җомга
25 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иртәгә булачак "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясы съездында катнашу өчен Красноярскига киттеләр.
ТР Дәүләт Советында "Татарстанда җирле үзидарә органнарына гражданнар хәле актларын дәүләти теркәү вәкаләтләрен бирү турында"гы закон проекты карала. Документ ЗАГС вәкаләтләрен республиканың муниципаль берәмлекләренә бирә.
ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев ЗАГС бүлекләренә аеруча киң таралган татар исемнәрен язу буенча рекомендацияләр эшләргә тәкъдим итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин топонимика буенча дәүләт комиссиясен төзергә тәкъдим итте.

24
ноябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
24 ноябрьдә ТР Дәүләт Советының 19нчы утырышы ачылды, анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Парламент сессияләренең бүтән утырышларын республика гимны белән ачарга" дигән тәкъдим белән чыгыш ясады. Эш шунда ки, ТР Дәүләт Советы регламенты нигезендә, Татарстан гимны көзге һәм язгы сессияләре ачылганда һәм ябылганда гына яңгырарга тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "парламент Регламентына тиешле үзгәрешләр кертеләчәк", дип Минтимер Шәймиевнең тәкъдимен хуплады.
24 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы сессиясендә Нәсимә Столярованың ТР Президентына мөрәҗәгате каралды. Ул кайбер төркем халыкның (шикәр авыруы, туберкулез, онкологик авырулар белән интегүчеләр) акча түләүләреннән аларга тиешле социаль ташламаларга кайта алмавы белән бәйле катлаулы мәсьләне хәл итү хакында мәсьәлә куйды.

23
ноябрь, 2005 ел
чәршәмбе
23 ноябрьдә Татарстан Президенты Түбән Камада "Боз сарае" спорт-мәдәни комплексын ачуда катнашты. Бәйрәм тантанасы "Шүрәле" композициясе белән башланды, аны синхрон фигуралы шуу буенча Россия призеры – Казанның "Татарстан" командасы тәкъдим итте.
23 ноябрьдә Чаллыда Минтимер Шәймиев катнашында “ZF Friedrichshafen” алман фирмасының “КАМАЗ” ААҖнең автомобиль компонентлары җитештерү буенча уртак предприятиесе рәсми ачылды.

17
ноябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Әлегәчә Түбән Кама шәһәре һәм районы хакимияте белән җитәкчелек иткән Илсур Метшин Казанның яңа хакимият башлыгы булды. Бүген ул ТР Президенты Указы нигезендә, Татарстан башкаласы мэры вазифасына билгеләнде.
ТР Президенты Указына яраклы рәвештә шулай ук Камил Исхаков, РФ Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнү сәбәпле, вазифасыннан азат ителде. Минтимер Шәймиев Камил Исхаковка “Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен” хөкүмәт бүләген тапшырды.

11
ноябрь, 2005 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимовны кабул итте. Очрашу барышында киләсе елда Муса Җәлилнең тууына 100 ел һәм Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрү турында фикер алышынды.

10
ноябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев танылган "Альфа-Групп" консорциумының кайбер структур бүлекчәләре җитәкчеләре - "Альфа-Банк" ААҖ Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев, "Альфа-Банк" ААҖ вице-президенты Дмитрий Крылов, "Росводоканал" ҖЧҖнең Директорлар советы рәисе Юрий Ширманкин һәм "Росводоканал" ҖЧҖ генераль директоры Игорь Медведев белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International