ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2003 ел
чәршәмбе
"Бердәм Россия" партиясе рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының йомгаклау конференциясендә чыгыш ясады һәм Башкортстанда булачак президент сайлауларына кагылышлы фикерен әйтте. Аның фикеренчә, үзендә чынлыкта миллионнан артык татар яши торган Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына бер генә кандидат та Башкортстанда татар теле статусы турындагы мәсьәләне читләтеп уза алмый.

2
декабрь, 2003 ел
сишәмбе
Казанның "Баскет-холл" спорт комплексында республика яшьләр иҗтимагый оешмаларының форумы булып узды. Аның эшендә республикабызның төрле төбәкләреннән 7 меңгә якын яшь кеше катнашты. Форумга килгән кунаклар арасында "Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев, "Яшьләр берлеге" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы лидеры Александра Буратаева, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев, Казан мэры Камил Исхаков һәм башкалар бар иде.
Казан. 2 декабрь. Интерфакс. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Интерфакс"ка биргән интервьюда белдергәнчә, хосусый компанияләрнең нефтьне контрольсез чыгару процессы якын киләчәктә җитди проблемалар тудырачак.

1
декабрь, 2003 ел
дүшәмбе
Казан. 1 декабрь. Интерфакс. "Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев, сайлау алды телебәхәсләрендә катнашудан баш тартып, әлеге партия дөрес эшләде, дип саный.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, киңәйтелгән утырышын җыеп, еллык эшчәнлегенә хисап ясады. Әүвәл "Казан" милли мәдәният үзәгендә "РФ, БДБ һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләренең БТК башкарма комитеты белән бергәләшеп эшләү процессында Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 маддәсен тормышка ашыру юллары" дигән темага киңәйтелгән утырыш булды.

30
ноябрь, 2003 ел
якшәмбе
Әниемнең җылы кочагы... Аның кочагы күңел җылысын да, наз һәм изгелекне дә сыйдыра. Һади Такташның аналар гимнына әверелгән "Ана - бөек исем" дигән юлларын искә төшергәч үк, күз алдына мөлаем карашлы, сөйкемле, шәфкатьле изге зат килеп баса. Ел саен 30 ноябрь көнне аналарыбызны бәйрәм белән котлыйбыз, аларга дан җырлыйбыз. Быел да 28 ноябрь көнне аларны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган бәйрәм чарасында "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев котлады.

29
ноябрь, 2003 ел
шимбә
Казан. 29 ноябрь. Интерфакс. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен табыш салымына ташламаларның бетерелүен яклый.

28
ноябрь, 2003 ел
җомга
Казан "Оргсинтез" ачык акционерлык җәмгыяте коллективы биредә озак еллар эшләгән генераль директор Наил Хәбиб улы Юсуповны лаеклы ялга озатты. Акционерлык җәмгыятенең Күзәтчелек советы, Наил Юсуповның хәзерге Вазыйфасыннан азат итеп, "Оргсинтез" ААҖ генераль директорының киңәшчесе итеп билгеләүне үтенеп язган гаризасын канәгатьләндерде.

26
ноябрь, 2003 ел
чәршәмбе
26 ноябрь, 2003 ел. "Бердәм Россия" сәяси партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев Зәй шәһәре белән танышуын "КАМАЗ-Автоагрегат" ачык акционерлык җәмгыятенең үзебездә чыгарыла торган барлык төр йөк һәм җиңел автомашиналар өчен көпчәкләр җитештерә торган цехында эшчеләр белән очрашудан башлады.

25
ноябрь, 2003 ел
сишәмбе
Каһарман очучы, фантастикага тиң батырлыгы белән Бөек Ватан сугышы тарихына кереп калган легендар Михаил Девятаевның нәкъ менә безнең шәһәрдә яшәгәнлеге белән чиксез горурланабыз, диде Казан хакимияте җитәкчесе Камил Исхаков Арча зиратында Советлар Союзы Герое М.П.Девятаев истәлегенә куелган һәйкәлне ачу митингында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International