ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2009 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Смоленск һәм Калинград митрополиты Кириллны Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы итеп сайлануы белән котлады.


27
гыйнвар, 2009 ел
сишәмбе
Бүгенге катлаулы шартларда республиканың икътисади үсеше белән идарәдә дәүләт сәясәтен эшләүче Икътисад министрлыгыннан статистик мәгълүматлар һәм анализдан тыш, тагын да җентекле аналитик эшчәнлек таләп ителә. Бүген бу хакта министрлыкның ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белдерде.
27 гыйнвар көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия китапханәләргә ярдәм итү буенча Иҗтимагый комитетның чираттагы утырышында катнаша, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
29 гыйнвар көннән башлап Казан мэриясендә үткәрелгән чираттагы «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин, казанлыларның торак-коммуналь хуҗалык, торакны капиталь ремонтлау һәм агымдагы ремонт, шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча соңгы елда мөрәҗәгатьләрнең күп булуын исәпкә алып, Казан мэриясенең рәсми сайтында шәһәрнең торак милекчеләре һәм идарәче компанияләре һ.б. торак оешмалары рейтингын урнаштыру һәм порталның интернет-кабул итү сәхифәсендәге мәгълүматлар нигезендә даими рәвештә яңартып тору тәкъдиме белән чыккан иде.

26
гыйнвар, 2009 ел
дүшәмбе
Казанда агымдагы елның 29-30 гыйнвар көннәрендә Россия Ислам университеты карамагындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслар үзәгендә Ислам банкингы һәм финанслар буенча халыкара семинар уза. Ђлеге семинар Ислам Њсеш Банкы (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) һәм Куала-Лумпур Бизнес Мәктәбе (Малайзия) ярдәмендә оештырыла.
Кече бизнес субъектларын ташламалы кредитлау программасында катнашучы ТР Кече һәм урта бизнесны үстерү буенча комитет һәм коммерция банклары килешү төзиячәк. Ђлеге документ нигезендә, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен максатчан кредитлар бирү шартлары билгеләнәчәк.

24 гыйнвардә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев үз резиденциясендә "Дакар-2009" марафон ралли-рейдында җиңүчеләр - "КАМАЗ-Мастер" командасы әгъзаларын кабул итте һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.


23
гыйнвар, 2009 ел
җомга
Чаллыда яшәүчеләр “КАМАЗ–Мастер” командасы әгъзаларын “Дакар–2009” марафон ралли–рейдында җиңүләре белән котлады. Чаллыга кайтуга ук җиңүчеләр “Азатлык” мәйданына килде.
23 гыйнвар көнне Казанда балалаларның һәм яшүсмерләрнең “Җисем” дип аталган икенче кинофестиваленең сайлап алу туры башланды. Бүген бу хакта фестивальнең президенты, ТР Мәдәният һәм сәнгать академиясенең кинематография кафедрасы башлыгы, Татарстан Республикасының “Татарстан – синема” кино сәнгатен үстерү фонды генераль директоры Рамил Төхвәтуллин матбугат очрашуында хәбәр итте.
Татарстан Мәдәният министрлыгы Әнкарада узган ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасының юбилеена багышланган тантаналы чараларда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International