ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2009 ел
җомга
23 гыйнвар көнне РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов Татарстан Республикасына эш сәфәре кыла.
22 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Германия Эчке эшләр министрлыгы делегациясе белән очрашты.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев "Балигъ булмаганнарның иҗтимагый тәрбиячеләре турында" Законга кул куйды.


22
гыйнвар, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Беларусь Республикасында. Кичә Минскида ике республика арасында 2009-2010 елларга хезмәттәшлекне үстерү чараларының Хөкүмәтара беркетмәсе имзаланды. Документка ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән БР Хөкүмәте башлыгы Сергей Сидорский кул куйды. ТР Министрлар Кабинетының Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге беркетмә ике республика арасында товар әйләнеше күләмен арттырырга, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк.

21
гыйнвар, 2009 ел
чәршәмбе
Дөньяви финанс икътисад кризисы шартларында хокук саклау органнары җаваплылыгы тагын да арта төшә. Бу фикерне ТР эчке эшләр органнарының узган елгы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау коллегия утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклап узды.
Татарстан һәм Беларусь 2009–2010 елларда хезмәттәшлек итү юнәлешләре буенча фикер алышачак. Хезмәттәшлек перспективалары темасы 21–22 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Беларуська визиты вакытында игътибар үзәгендә булачак.
Татарстан башкаласына автоном мәгариф учреждениеләр ачу тәҗрибәсе белән алмашу кысаларында Ульяновск делегациясе килде.
20 гыйнвар көнне ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов журналистларга “ана” (гаилә) капиталы дәүләт сертификаты акчасын торак сатып алу (төзү) өчен кредитлар яки заемнар һәм ипотека килешүләре буенча процентлар түләүгә һәм төп бурычны каплауга тотарга мөмкин булуын, аның тәртипләрен шәрехләде.

20
гыйнвар, 2009 ел
сишәмбе
Мәгълүм булганча, статистика органнарының бурычы, бер яктан, дәүләт һәм муниципаль органнар эшчәнлегенең мәгълүмати нигезен формалаштыру булса, икенчедән, кулланучыларны халыкара стандартлар нигезендә ышанычлы мәгълүматлар белән тәэмин итү. Соңгы елларда әлеге органнарның эшчәнлегендә оперативлык, нәтиҗәлелек артты. Бүгенге шартларда алардан тагын да мобильрәк эш итү сорала. Бу хакта бүген Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе белән ТР Социаль-икътисади мониторинг буенча комитетының уртак коллегия утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерде. Анда әлеге ведомстволарның 2008 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалып, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
20 гыйнвар көнне Испаниянең «Bastet-grupp» компаниясе Татарстанда фермерлыкны үстерүгә 1 миллиард сумга якын акча бирергә әзер. Чит ил инвесторлары ТР фермерлары тарафыннан эшләнгән берьюлы берничә проектта катнашырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International