ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2009 ел
дүшәмбе
19 гыйнвар көнне Казан мэриясендә шәһәр Башкарма комитеты бүлекләре һәм муниципаль берәмлекләр органнары җитәкчеләренең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин үзенең 16 гыйнвар көнне РФ Хөкүмәте йортында XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы әзерләү һәм үткәрү буенча уздырылган киңәшмәдә ТР Перзиденты һәм Премьер-министры, кайбер министрлар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән берлектә катнашуын, анда РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, «Универсиада-2013»не оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов шулай дип игълан итүен җиткерде.
19 гыйнвар көнне “Казан” Халыкара аэропорты 2008 елда 751504 пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу 2007 елга караганда 21,9 процентка артыграк, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы Законга кул куйды.
“Дакар–2009” марафон ралли–рейды “КАМАЗ–Мастер” командасының триумфы белән төгәлләнде. Фирдәвес Кәбиров экипажы йөк машиналары зачетында җиңде, ә Владимир Чагин икенче урынны яулады.

16
гыйнвар, 2009 ел
җомга
16 гыйнвар көнне “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә төбәкләрдәге социаль-икътисади вәзгыять һәм “Бердәм Россия” партиясенең Россия Федерациясе субъектларында дөньякүләм финанс кризисы нәтиҗәләрен бетерү буенча өстенлекле бурычлары турында фикер алышу буенча киңәшмә эшендә катнашты.
15 гыйнвар көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты белән Иран Ислам Республикасының Шәркый Азәрбайҗан провинциясе (останы) Тәбриз шәһәрендәге Әзәрбайҗан педагогика университеты арасында фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек буенча килешү турындагы Меморандум имзаланды.

16 гыйнвар көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ Хөкүмәте бинасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов рәислегендә Казанда 27нче Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрүгә багышланган эшлекле киңәшмәдә катнашты.

Шул ук көнне М.Шәймиевнең Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашуында республиканың сәнәгать предприятиеләренә Саклык банкы, шул исәптән аның Татарстан бүлеге тарафыннан кредит бирү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


15
гыйнвар, 2009 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 15 гыйнварда Казан Кремлендә Шәркый Азәрбайҗан провинциясе (Иран) губернаторы Әхмәд Алиреза Бәйги белән очрашты.

15 гыйнвар көнне Казанда өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы узды. Сессиядә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

14 гыйнвар көнне Казан Ратушасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Шәркый Азәрбайҗан останы/провинциясе (Иран Ислам Республикасы) остандары/губернаторы Әхмәд Алиреза Бәйги җитәкчелегендәге делегацияне кабул итеп, иранлыларның Татарстандагы 4 көнлек визитының рәсми өлешен башлап җибәрде. Очрашу барышында Шәркый Азәрбәйҗан провинциясенең Тәбриз шәһәре белән Казанның тугандаш шәһәрләр булуы турындагы Меморандумны имзалау күздә тотылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International