ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2009 ел
чәршәмбе
ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Мәскәүдә эш визиты белән булды. Ул анда Россия Мәдәният министрлыгының Заманча сәнгать һәм халыкара мәдәни элемтәләр департаменты директоры Алексей Шалашов белән очрашу үткәрде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Быел Казанның югары хәрби команда училищесына 90 ел тула. Бу уңайдан бәйрәм чаралары февральдә үткәреләчәк.
2008 елда Татарстанда 32265,044 мең тонна нефть чыгарылган, бу 2007 елга караганда 1 процентка күбрәк. Шул исәптән “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте 25766,171 мең тонна нефть тапкан, бу 2007 елга караганда 0,1 процентка һәм планлаштырылганнан 1,4 процентка артыграк. Беренче сыйфат төркеменә караган 24759,746 мең тонна нефть тапшырылган.
13 гыйнвар көнне «Казан» милли мәдәният үзәгендә ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең коллегия утырышы булды. Узган ел йомгакларына һәм 2009 ел бурычларына багышланган әлеге утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Министрлар Кабинеты, республика министрлыклары һәм ведомстволары, прокуратура вәкилләре дә катнашты.

13
гыйнвар, 2009 ел
сишәмбе
РФ Премьер–министры Владимир Путин 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетын төзү турындагы боерыкка кул куйды.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы узган елгы эшчәнлеге өчен югары бәягә лаек. Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 13 гыйнвар көнне министрлыкның Хөкүмәт йортында узган коллегия утырышында әнә шулай дип белдерде.
13 гыйнвар көнне Россия Президенты Дмитрий Медведев күп балалы ата-аналарны “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләде. 2008 елның 13 маенда дәүләт башлыгы Указы нигезендә гамәлгә куелган бу орден беренче тапкыр тапшырыла. Бүген Кремльдә беренче тапкыр “Ата-ана даны” ордены ияләре – Россиянең төрле төбәкләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Якутия, Курган өлкәсе, Ростов өлкәсе, Омск өлкәсе, Дагыстан).

13 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Гаилә кодексын имзалады.

12 гыйнвар көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Фәннәр академиясе бинасында йомгаклау коллегиясен уздырды. Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, ТР мәгариф идарәләре башлыклары, гомумбелем бирү учреждениеләре директорлары катнашты.

12
гыйнвар, 2009 ел
дүшәмбе
ТР Прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бүген Прокуратурада алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International