ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2007 ел
чәршәмбе

Кытай Халык Республикасы Рәисе Ху Цзиньтао һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан башкаласына рәсми сәфәре барышында фән дөньясында Татарстанның йөзек кашы булып саналган Казан дәүләт университетында булды.

28 март көнне КХР Рәисе Ху Цзиньтао җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе “Казан” халыкара ат-спорт комплексында Татарстан тауар җитештерүчеләре күргәзмәсендә булды. Экспозиция буенча Кытайның беренче кешесен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев озатып йөрде.

27
март, 2007 ел
сишәмбе
27 март көнне кичен “Казан” халыкара аэропортына Боинг-747 самолеты килеп җитте. Татарстан җиренә Кытай Халык Республикасы Рәисе Ху Цзиньтао җитәкчелегендәге КХР делегациясе аяк басты. Аэропортта дәрәҗәле кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Татар театрының 100 еллыгы – халкыбызның мөкатдәс бәйрәме. Йөз ел дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры, һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек.

26
март, 2007 ел
дүшәмбе
26 март көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең республика буенча чираттагы эшлекле сәфәре Аксубай муниципаль районында уза.

24
март, 2007 ел
шимбә

Президент Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышында катнашты. Утырышта район башлыгы Александр Губкинның хисабы тыңланды.


22
март, 2007 ел
пәнҗешәмбе
22 март көнне Мәскәүдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Сергей Иванов, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Собянин, федератив мөнәсәбәтләр һәм җирле үзидарә буенча ведомствоара группа җитәкчесе, милли проектларны булдыру буенча РФ Президенты булышчысы Игорь Шувалов белән очрашты.
26 – 28 март көннәрендә Россиягә официаль визит белән Кытай Халык Республикасы җитәкчесе Ху Цзиньтао килә. Иң элек ул РФ Президенты Владимир Путин белән “Россиядә Кытай елы”н һәм Кытай милли күргәзмәсен тантаналы рәвештә ачып җибәрәчәк дип көтелә. Владимир Путин белән тыгыз аралашудан башка, визит кысаларында Ху Цзиньтао РФ Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов, РФ Хөкүмәт башлыгы Михаил Фрадков һәм, Казанга килеп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән сөйләшергә нияте бар.

21
март, 2007 ел
чәршәмбе
21 март көнне иртән Казанга Россия Федераль миграция хезмәте директоры милиция генерал-полковнигы Константин Ромодановский килде.
21 март көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Гагаузия башлыгы (Башканы) Михаил Формузал белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Гагаузия Автоном-Территориаль берәмлеге (Гагауз Ери) арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International