ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2007 ел
җомга

13 апрельдә Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Әл Корылтай рәисе Иван Белеков җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.
Очрашу вакытында Иван Белеков Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә "Алтай Республикасының Мактаулы гражданы" исеме бирелүен раслаган күкрәк билгесе тапшырды.


12
апрель, 2007 ел
пәнҗешәмбе

12 апрельдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Аракчино гипсы” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә гипсокартон эшләнмәләре җитештерү буенча яңа цех эшчәнлеге белән танышты.


11
апрель, 2007 ел
чәршәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Хәйриячелек буенча советның чираттагы утырышы узды.


6
апрель, 2007 ел
җомга
"Татарстан көнбатыш һәм көнчыгышны бәйләүче уртак күпер ролен уйный. Мәдәни традицияләргә сакчыл мөнәсәбәттә тора. Ауропа-Азия икътисади берләшмәсенә керүче дәүләтләрнең дәрәҗәле җитәкчеләрен кабул итү республика өчен мәртәбәле күренеш. Шуңа инандык - финанс-икътисад проблемаларының хәл ителешенә бигрәк трансмилли компанияләр йогынты ясый. Сәүдә-икътисади оешмалар даирәсе дә киңәя бара. Әлеге шартларда озак вакытларга исәпләнгән үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен җайга салу тауарлар һәм эшче көчләр хәрәкәтен тәэмин итү зарурлыгы тагын да арта", - дип ачып җибәрде утырышны ТР Президенты Минтимер Шәймиев.

5
апрель, 2007 ел
пәнҗешәмбе
5 апрельдә өченче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының утыз беренче утырышы ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Прокуроры, Югары Суд, Арбитраж Суд, Үзәк сайлау комиссиясе рәисләре, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, Федерация Советындагы Татарстан вәкилләре һ.б. катнаша.

3
апрель, 2007 ел
сишәмбе
3 апрель көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөекбритания Парламентының җәмәгать палатасы делегациясе белән очраша. Делегациянең җитәкчесе – партияара британия-россия парламент төркеме сәркатибе Роберт Уэринг.

30
март, 2007 ел
җомга
30 мартта ТР Президенты Минтимер Шәймиев республика буенча чираттагы рәсми сәфәре белән Буа муниципаль районында.

28
март, 2007 ел
чәршәмбе

28 март көнне кичен Кытай Халык Республикасы Рәисе Ху Цзиньтао белән ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең очрашуы узды.

Ху Цзиньтао җитәкчелегендәге КХР делегациясе Татарстанга визиты кысаларында “Казан вертолет заводы” ААҖдә дә булды. Җитештерү мөмкинлекләрен Кытай кунакларына заводның генераль директоры Александр Лаврентьев күрсәтте. Очрашуда шулай ук ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов булды.
28 мартта Кытай Халык Республикасы Рәисе Ху Цзиньтао җитәкчелегендәге КХР делегациясе Казан Кремлендә булды. ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән бу тарихи һәйкәлнең күренекле урыннары белән дәрәҗәле кунакларны ТР Президенты Минтимер Шәймиев үзе таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International