ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2003 ел
җомга
Кичә Казанга "Газпром" ААҖ делегациясе килеп төште. Идарә рәисе урынбасары Сергей Ушаковны, идарә вәкиле Богдан Будзулякны һәм башкаларны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

20
август, 2003 ел
чәршәмбе
20 август көнне Татарстан башкаласы Казанда Россия укучыларының җәйге Спартакиадасы кысаларында яшь шахматчыларның финал ярышлары ачылу тантанасы үтте.

19
август, 2003 ел
сишәмбе
19 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Тәтеш районында булды. Республика башлыгы катнашында үткәрелгән тантаналы чаралар, бигрәк тә Пролей-Каша авылында мәдәният-мәгърифәт комплексын, район халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең яңа бинасын (монда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм социаль ашханә урнашкан) ачу район халкы өчен күптән көтелгән бәйрәм булды.

13
август, 2003 ел
чәршәмбе
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Рәшит Вәгыйзов белән очрашты. Очрашу барышында кеше хокукларын яклау системасын камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде. Татарстан Президенты, аерым алганда, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның кайбер аспектларына игътибарны юнәлтте.
9 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Ак Барс" хоккей командасы җитәкчелеге белән очрашты. Мәгълүм булганча, төп-төгәл бер ай узгач - 10 сентябрьдә Мәскәүдә "Ак Барс" һәм ЦСКА командалары уены белән суперлигада хоккей буенча Россия Федерациясе чемпионаты башлана. Әңгәмә вакытында Президент башлыча команданың чемпионатка ничек әзерләнүе белән кызыксынды.
13 августта Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Актаныш районы үзәгендә ТР Элемтә министрлыгы "Татарстан почтасы" идарәсенең почта элемтәсе, "Таттелеком"ның электр элемтәсе үзәкләрен һәм "Актаныш" сәүдә йортын ачуда катнашты.

12
август, 2003 ел
сишәмбе
12-14 августта Чаллы шәһәрендә республика шәһәр һәм район мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренең Заманча мәгълүмати технологияләр үсеше шартларында белем бирүнең сыйфатын күтәрү" мәсьәләсенә багышланган август киңәшмәсе булып узды.

8
август, 2003 ел
җомга
Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы дәүләт комитеты рәисе Николай Кошман Татарстан үрнәгендә Россиянең барлык төбәкләре җитәкчеләренә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә ничек эшләргә кирәклеген күрсәтергә ниятли.
6 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 2003 елның 17 июлендә ТР Дәүләт Советы кабул иткән Татарстан Республикасының 6 законына кул куйды.

5
август, 2003 ел
сишәмбе
5 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үткәргән ТР Иминлек Советы утырышында республиканың торак – коммуналь хуҗалыгы комплексын реформалауның барышы тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International