ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2007 ел
пәнҗешәмбе
3 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев эш сәфәре белән республиканың Югары Ослан муниципаль районында.

29
апрель, 2007 ел
якшәмбе

29 апрельдә "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Чехия-Татарстан эшлекле форумы узды. Аны ачу тантанасында Чехия Республикасы Президенты Вацлав Клаус һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

29 апрельдә Чехия Президенты Вацлав Клаус Россиягә рәсми визиты кысаларында Татарстан башкаласына килде.
Чехия делегациясе составында рәсми затлардан тыш, 40тан артык предприятие, фирма, банк, шулай ук Чехия Икътисади палатасы җитәкчеләре һәм вәкилләре дә бар.


28
апрель, 2007 ел
шимбә

28 апрельдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында, “Созвездие-Йолдызлык – 2007” VII республика телевизион яшьләр ачык эстрада сәнгате фестиваленең йомгаклау гала-концертында чыгыш ясаган иң якты йолдызларны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тәбрикләде.


27
апрель, 2007 ел
җомга
"Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының төп максаты - гуманитар һәм педагогик юнәлештә югары квалификацияле көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү", - 27 апрельдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан ассызыклап әйтелгән шушы фикерне, күп кенә галимнәр әмер рәвешендә кабул итеп, куен дәфтәрләренә теркәп куйды.

27 апрель көнне Казан Кремлендә республика үсешенә лаеклы өлеш кертүче бертөркем алдынгылар - дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, икътисад, авыл хуҗалыгы, сәнәгать тармагында хезмәт куючылар, фән, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, спортчылар җыелган иде. ТР Президенты Минтимер Шәймиев аларга РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

26
апрель, 2007 ел
пәнҗешәмбе
26 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Федераль Җыены палаталарының уртак утырышында катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

25
апрель, 2007 ел
чәршәмбе
25 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең тәүге Президенты Борис Николаевич Ельцин белән хушлашу мәрасимендә катнашу өчен Мәскәүгә очты.

24
апрель, 2007 ел
сишәмбе
Татарстанга "Тетра Лаваль Групп" компанияләр төркеме җитәкчеләренең берсе Кирстен Раузинг җитәкчелегендәге делегация килде. 24 апрель көнне аларны Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.
24 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Республика ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасына 20 ел тулу тантанасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International